В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 354 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
6 нчы мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 125 мең 539 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 98 мең 889 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 2787 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 79 мең 863 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 16 млн 941 мең 656 очрак ачыкланган, 14 млн 567 мең 976 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.