Транспорт чаралары барлыгы 1166 тапкыр тикшерелгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 ноябрь). 24-нче ноябрьдә Казанның җәмәгать транспортында вакцинацияләнгәнне яки коронавирус белән авырганнны раслаучы QR-кодлары булмаган 413 пассажир ачыкланган. Шул ук сәбәп аркасында метрога, автобуслар, трамвайлар һәм троллейбусларга 192 кеше кертелмәгән. Шул рәвешле җәмәгать транспортыннан 605 кеше файдалана алмаган – бу шәһәрдәге гомуми пассажир агымының 0,31%-ы.
Кичә транспорт чаралары 1166 тапкыр тикшерелгән. Шулай итеп, автобусларда QR-кодларсыз 104 пассажир ачыкланган, 97 кешегә транспортта барырга рөхсәт ителмәгән. Троллейбуслар, трамвайлар һәм метродан QR-кодсыз 309 кеше файдаланырга теләгән, электр транспортына 95 кеше кертелмәгән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетында.