Барлыгы Татарстан буенча СОVID-19 йоктыруның 70 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 70 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 29 кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 1 балигъ булмаган, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 4 кеше бар, 13 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 14 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 21 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 12 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 5 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
27 кеше Казанда, 13 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Азнакай һәм Бөгелмә районнарында, 3 кеше – Яшел Үзән һәм Норлат районнарында, икешәр кеше – Түбән Кама һәм Тәтеш районнарында, берәр кеше – Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Тукай һәм Ютазы районнарында.
15-нче февральгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 17 мең 237 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 13 мең 704 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 9 кеше – соңгы тәүлектә. Барлыгы 43 мең 694 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 592), шулардан 8 мең 839 кеше икенче дозаны алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 14 мең 207 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 4 млн 86 мең 90 кеше авырган, 3 млн 607 мең 36 кеше сәламәтләнгән, 80 мең 520 кеше үлгән.