В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 525 кешедә COVID-19 расланган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март). Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 525 очрагы теркәлгән, шул исәптән 151 очрак – Казанда. Шуларның 94 е хастаханәгә озатылган. «Коронавирус» диагнозы республиканың 18 яшькә кадәрге 122 кешесендә расланган.
17 нче мартка Татарстанда СОVID-19 авыруының 132 мең 799 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 115 мең 393 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 1733 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 481 мең 921 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 1254 кеше), шуларның 1 млн 926 мең 21 е икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 268 мең 19 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 34 мең 819 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 17 млн 484 мең 257 очрак ачыкланган, 15 млн 934 мең 645 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында урнаштырылган.