Татарстанда 349 кешедә COVID-19 расланган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 349 очрагы теркәлгән, шул исәптән 131 очрак – Казанда. Шулардан 55 кеше хастаханәгә озатылган. «Коронавирус» диагнозы 18 яшькә кадәрге 80 бала һәм яшүсмердә расланган.
21 нче мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 134 мең 408 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 119 мең 981 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 413 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 487 мең 919 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 2573 кеше), шуларның 1 млн 926 мең 21 е икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 271 мең 940 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, авыруны Россиядә тәүлегенә 28 мең 709 кеше йоктырган. Барлыгы илдә 17 млн 611 мең 401 очрак ачыкланган, моннан тыш 16 млн 271 мең 880 кеше савыккан.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Аларның эш тәртибе һәм адреслары KZN.RU порталында урнаштырылган.