В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 299 кеше COVID-19 йоктырган.
Фото: Денис Гордийко
23 нче мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 135 мең 13 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 122 мең 376 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 1102 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 26 мең 826 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 664 мең 621 очрак ачыкланган, 16 млн 417 мең 422 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.