Транспорт чаралары барлыгы 2730 тапкыр тикшерелде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 24-нче ноябрь). Узган тәүлектә Казанның җәмәгать транспортында вакцинацияләнгәнне яки коронавирус белән авырганны раслый торган QR-кодлары булмаган 713 пассажирны ачыклаганнар. Шул ук сәбәп аркасында метрога, автобуслар, трамвайлар һәм троллейбусларга 496 кешене кертмәгәннәр. Шул рәвешле җәмәгать транспортыннан 1209 кеше файдалана алмаган – бу шәһәрдә шушы көн эчендә гомуми пассажирлар агымының 0,23%-ы, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетында.
Барлыгы тәүлек эчендә транспорт чаралары 2730 тапкыр тикшерелгән. Мәсәлән, автобусларда QR-кодсыз 250 пассажир ачыкланган, 199 кешегә транспортта барырга рөхсәт ителмәгән. Өч очракта административ беркетмәләр төзү өчен полиция чакыртырга туры килгән. Троллейбуслар, трамвайлар һәм метродан QR-кодсыз 463 кеше файдаланырга теләгән, шәһәрнең 297 кешесе электр транспортына кертелмәгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дүрт тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Яңа чаралар гамәлдә булган ике көн эчендә транспорт чаралары 4760 тапкыр тикшерелде, 4098 казанлы җәмәгать транспортыннан файдалана алмады.
Исегезгә төшерәбез, 22-нче ноябрьдән республикада 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә җәмәгать транспортында вакцинация яки медотвод турында QR-кодлар күрсәтергә кирәк. Чикләүләр таксига һәм төбәкара маршрутларга кагылмый.
Шулай ук вакцинация турында QR-коды яки медотвод турында QR-кодлы белешмәсе булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарның гамәлдә булуы туктатылды. Карталарның гамәлдә булуы QR-код алу турында белешмә килгәннән соң яңартылачак. Карталарын декабрь аена тулыландырган, ләкин QR-коды булмаган гражданнарга аларның ташламалы карталарының гамәлдә булуы чикләүләрне бетергәннән соң озайтылачак.