В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан урамнарыннан 24 мең тонна кар чыгарылган
Денис Гордийко фотосы
Казанда узган тәүлектә юлларны кардан чистарту эшенә 968 берәмлек махсус техника һәм 661 эшче җәлеп ителгән. Кар эретү пунктларына шәһәр урамнарыннан 24 мең тонна кар илтеп тапшырылган. Бозлавыкка каршы барлыгы 404 тонна материал: 104 тонна реагент һәм 300 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары буенча, бүген көндез башкала урамнарында 488 берәмлек техника һәм 560 юл эшчесе эшләячәк.
Кыш башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 278,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган, бозлавыкка каршы 28,1 мең тонна материал кулланылган.
Шәһәр халкыннан транспорт чараларын парковкага кую мәсьәләсенә җаваплы карауларын сорыйлар – юл кырыенда калдырылган машиналар техниканың сыйфатлы эшенә комачаулый.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.