Татарстанда СОVID-19 авыруының 98 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Татарстанда СОVID-19 авыруының 98 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 45 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 35 Казан кешесе, 10 кеше – Түбән Кама районыннан, 9 кеше – Яр Чаллыдан, 5 кеше – Яшел Үзән районыннан, 4 кеше – Зәй районыннан, өчәр кеше – Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Саба, Чистай районнарыннан, икешәр кеше Баулы, Балтач, Алабуга, Лениногорск районнарында яши, берәр очрак – Азнакай, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Тәтеш, Тукай районнарында.
26-нчы декабрьгә Татарстанда 42 мең 260 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 35 мең 865 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 174 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 23 мең 721 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 392 мең 020 кеше авырган, 9 млн 259 мең 771 кеше сәламәтләнгән.