Казанда бер тәүлектә 319 машина йөртүче һәм 93 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган
Узган тәүлектә ТР башкаласында 103 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның икесендә зыян күрүчеләр бар. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан ике кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Мәсәлән, Җиңү проспекты белән Зәкиев урамы киселешендә 58 яшьлек хатын-кыз трамвай йөртүчесе көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән һәм биш яшьлек кызны бәрдергән. Бала юлны светофорның яшел сигналына әнисе белән бергә чыккан вакытта әлеге бәрелеш булган. Кыз төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчегә хастаханәдә ярдәм күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 319 машина йөртүче һәм 93 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 60 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, тагын 14 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән. Шулай ук алты автомобильче исерек хәлендә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.

2024-12-24T13:28:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.