В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 103 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 103 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 71 очрагы – Казанда. 33 кеше хастаханәгә озатылган, 70-е өйдә дәвалана.
11-нче гыйнварга Татарстанда 43 мең 749 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 37 мең 90 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 229 – узган тәүлектә. Татарстан Республикасының 2 млн 298 мең 642 кешесе коронавируска каршы вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 2291 кеше), шуларның 1 млн 863 мең 587-се икенче прививка алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 17 мең 525 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 684 мең 204 кеше авырган, 9 млн 732 мең 18 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.