В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда барлыгы 57 яңа СОVID-19 авыруы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). Татарстанда COVID-19 авыруының 57 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 8-е читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 16 кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 32 кеше Казанда яши, 10 кеше – Яр Чаллыда, 5 кеше – Әлмәт районында, 3 кеше – Мөслим районында, 2 кеше – Түбән Кама районында, берешәр кеше – Актаныш, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Тукай районнарында.
18-нче июльгә Татарстанда 23 мең 260 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 806 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 40 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 25 мең 18 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 958 мең 133 очрак теркәлгән, 5 млн 341 мең 231 кеше сәламәтләнгән, 148 мең 419 кеше үлгән.