Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 102 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 102 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 39 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – Казаннан 30 кеше, 22 кеше – Чаллыдан, алтышар кеше – Арча, Түбән Кама районнарыннан, бишәр кеше – Яшел Үзән, Сарман районнарыннан, дүртәр кеше – Югары Ослан районыннан, икешәр кеше – Алексеевск, Әтнә, Лаеш, Лениногорск, Саба районнарыннан, берәр кеше – Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Норлат, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнарыннан.
25-нче декабрьгә Татарстанда 42 мең 162 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 35 мең 691 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 194 кеше – узган тәүлектә. Коронавируска каршы республиканың 2 млн 280 мең 489 кешесе прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 5327 кеше), шулардан 1 млн 860 мең 112 кеше икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 24 мең 946 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 368 мең 299 кеше авырган, 9 млн 222 мең 486 кеше сәламәтләнгән.