В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28 мартта көндез Казан урамнарында 566 юл хезмәте эшчесе кар чистартачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 5376 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 630 юл хезмәте эшчесе һәм 513 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 91 катнаш юл машинасы, 59 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 6 кар төягеч, 106 щеткалы трактор, 16 грейдер, 74 фронталь төягеч, 48 "Барсик", 104 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 1074 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 195 тонна реагент һәм 879 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 566 юл хезмәте эшчесе һәм 274 махсус техника берәмлеге катнашачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Бу кышта Татарстан башкаласы урамнарыннан барлыгы 900 тонна кар чыгарылган.