В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген юлларны чистарту эшләрендә 455 юл эшчесе һәм 353 махсус техника катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 10944 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 492 юл эшчесе һәм 695 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 169 катнаш юл машинасы, 17 кар төягеч, 125 трактор щеткасы, 28 грейдер, 78 фронталь төягеч, 49 "Барсик" мини-төягече, 213 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 1317 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 327 тонна реагент һәм 990 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 455 юл эшчесе һәм 353 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар түбәндәге урамнардан чыгарылачак: 8 Март, Адоратский, Батурин, Бауман, Беломорск, Бирюзовая, Вересаев, Восстание, Гагарин, Кол Гали, Даурия, Декабристлар, Дубравная, Николай Ершов, Ипподром, Галиәсгар Камал, Каштан, Кирпичников, Короленко, Академик Королев, Кремль, Литвинов, Ломжа, Максимов, Мариуполь, Меридиан, Минск, Павлов, Павлюхин, Париж Коммунасы, Петербург, Песочная, Пионер, Татарстан, Театр, Хәсән Туфан, Ударная, Фучик, Сибгат Хәким, Чапаев, Чистай, Чуйков, Әмирхан, Ибраһимов, Ямашев проспектларыннан, Мамадыш һәм Оренбург трактларыннан һ.б. урыннардан.