Көндез шәһәр урамнарында 556 эшче һәм 321 махсус техника берәмлеге эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 10 мең 962 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 627 юл хезмәте эшчесе һәм 721 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 96 катнаш юл машинасы, 70 "Бошунг, 13 кар төягеч, 133 щеткалы трактор, 28 грейдер, 76 фронталь төягеч, 47 "Барсик", 234 самосвал һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 612 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 26 тонна реагент һәм 586 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 556 юл хезмәте эшчесе һәм 321 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 643,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.