В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез урамнарны кардан чистартуга 467 юл эшчесе һәм 302 махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 8514 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 516 юл эшчесе һәм 579 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 166 катнаш юл машинасы, 136 трактор щеткасы, 112 үзбушаткыч, 72 фронталь төягеч һәм 47 "Барсик" мини-төягече, 19 грейдер, 11 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 1527 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 460 тонна реагент һәм 1067 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 467 юл эшчесе һәм 302 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Айдаров, Әмирхан, Батурин, Бауман, Беломорск, Болотников, Бирюзовая, Бичурин, Ваһапов, Воровский, Восстание, Габишев, Гаврилов, Гагарин, Гафури, Декабристлар (тукталышлар), Дубравная, Ипподром, Кремль, Красиков, Киров дамбасы, Лаврентьев, Меридиан, Мариуполь, Несмелов, Павлов, Пролетар, Петербург, Сахаров, Ударная, Фрунзе, Халтурин, Сибгат Хәким, Клара Цеткин, Чистай, а также Болак күперләрендә һәм Ирек мәйданында.