В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез урамнарны кардан чистартуга 468 юл эшчесе һәм 327 махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 13764 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 532 юл эшчесе һәм 741махсус техника берәмлеге, шул исәптән 178 катнаш юл машинасы, 144 трактор щеткасы, 212 үзбушаткыч, 81 фронталь төягеч һәм 64 "Барсик" мини-төягече, 28 грейдер, 17 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 1744 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 581 тонна реагент һәм 1163 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 468 юл эшчесе һәм 327 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Айдаров, Әмирхан, Бауман, Ваһапов, Восстание, Мәҗит Гафури, Губкин, Заречная, Ипподром, Копылов, Короленко, Павлов, Петербург, Сахаров, Ударная, Фәткуллин, Сибгат Хәким, Чернышевск, Чистай, Чуйков, Ямашев һ.б.