В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан урамнарын кар чыгару эшендә 470 юл эшчесе һәм 660 махсус техника берәмлеге катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 9645 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 470 юл эшчесе һәм 660 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 146 катнаш юл машинасы, 19 кар төягеч, 116 трактор щеткасы, 27 грейдер, 72 фронталь төягеч, 52 "Барсик" мини-төягече, 209 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән. Кыш башыннан барлыгы 235,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 379 тонна бозлавыкка каршы матдә кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 419 юл эшчесе һәм 304 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: 2-нче Азино ур., Авангард ур., Актай ур., Бассейн ур., Батурин ур., Батыршин ур., Бауман ур., Беломорск ур., Бигичев ур., Большая ур., Восход ур., Девятаев ур., Декабристлар ур., Заря ур., Рихард Зорге ур. (Җиңү проспектыннан Гарифьянов урамына кадәр), Кремль ур., Короленко ур., Кол Гали ур. (Габишев урамыннан Салмачы бистәсенә кадәр), Лукин ур., Мәүлетов ур., Максимов ур., Мәрҗәни ур., Меридиан ур., Павлов ур., Петербург ур., Побежимов ур., Путейская ур., Сабан ур., Татарстан ур., Фәйзи ур., Сибгат Хәким ур., Халезов ур., Челюскин ур., Чернышевский ур., Чистай ур., Шоссе ур., Әмирхан һәм Ямашев проспектларыннан, Горький шоссесы ур., Кабан күле яр буеннан, Казан Ратушасы яныннан, шулай ук Гаврилов ур., 48, Меридиан ур., 1-3, Чистай ур., 20б йортлары яныннан.