В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген шәһәрне кардан чистарту эшләренә 524 юл эшчесе һәм 305 берәмлек техника кереште.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 524 юл эшчесе һәм 305 берәмлек махсус техника, шул исәптән 56 катнаш юл машинасы, 73 трактор щеткасы, 67 үзбушаткыч, 48 фронталь төягеч, 42 «Барсик» минитөягече һәм башкалар чыкты.
Кар 2 нче Тура, Аграр, Айдаров, Актай, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Ваһапов, Васильченко, Взлетная, Вишневский, Восстание, Гәрәев, Гафури, Гвардия, Декабристлар, Достоевский, Ершов, Зеленая, Рихард Зорге, Ипподром, Калинин, Космонавтлар, Кремль, Кутузов, Максимов, Мәрҗани, Маркс, Литвинов, Миславский, Назарбаев, Насыйри, Нужина, Павлюхин, Петербург, Идел буе, Пушкин, Сәетгалиев, Сәлимҗанов, Сафиуллина, Татарстан, Театр, Фукс, Фучик, Челюскин, Чуйков, шулай ук Камалиев, Ямашев, Мамадыш тракты, Ирек мәйданы, Ферма Шоссесы һәм башка участоклардан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 8,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 600 махсус техника һәм 574 юл эшчесе катнашкан. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 86,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 700 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 231 тонна реагент кулланылган. Сезон башланганнан бирле юл хезмәтләре 19,8 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы һәм 5,7 мең тоннадан артык реагент кулланган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.