В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез Казан урамнарын җыештыруда 320 махсус техника берәмлеге катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 8460 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 539 юл эшчесе һәм 644 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 163 катнаш юл машинасы, 17 кар төягеч, 127 трактор щеткасы, 22 грейдер, 78 фронталь төягеч, 51 "Барсик" мини-төягече, 172 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 417 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 65 тонна реагент һәм 352 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 462 юл эшчесе һәм 320 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: 8 Март, 25 Октябрь, Баруди, Батурин, Бауман, Блочная, Вахитов, Волгоград, Восстание, Таҗи Гыйззәт, Даурия, Ершов, Карбышев, Коломна, Копылов, Кол Гали, Курчатов, Лена, Литвинов, Мәүлетов, Максимов, Меридиан, Молодежная, Мусин, Нариманов, Ново-Песочная, Петербург, Пионер, Попов, Сабан, Столяров, Терегулов, Тулпар, Шамил Усманов, Сибгат Хәким, Халтурин, Чистай, Себер тракты, Әмирхан, Камалиев һәм Ямашев проспектлары, Ирек мәйданы һ.б.