Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.03.2019, 10:33

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 7,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 480 юл эшчесе һәм 300 махсус техника чыгачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 7450 тонна кар чыгарган. Казан урамнарын җыештыруга 567 юл эшчесе һәм 585 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 155 катнаш юл машинасы, 11 кар төягеч, 115 трактор щеткасы, 16 грейдер, 69 фронталь төягеч, 53 "Барсик" мини-төягече, 153 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.

Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 696 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 109 тонна реагент һәм 587 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 480 юл эшчесе һәм 300 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Кар чыгару эшләре түбәндәге шәһәр урамнары участокларында башкарылачак: Адоратский, Дулат Али, Бауман, Васильченко, Мәҗит Гафури, Габишев, Годовиков, Губкин, Тимерьюлчылар, Кремль, Комаров, Копылов, Максимов, Меридиан, Минск, Каюм Насыйри, Петербург, Побежимов, Спорт, Сибгат Хәким, Чистай, Чуйков урамнарында, Ямашев проспектында, Нокса авышлыгыннан, шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йорты янындагы мәйданчыктан, Белинский скверыннан, Ирек мәйданыннан һәм башка участоклардан.

Барлык яңалыклар

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 7,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 7450 тонна кар чыгарган. Казан урамнарын җыештыруга 567 юл эшчесе һәм 585 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 155 катнаш юл машинасы, 11 кар төягеч, 115 трактор щеткасы, 16 грейдер, 69 фронталь төягеч, 53 "Барсик" мини-төягече, 153 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән. </p> <p> Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 696 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 109 тонна реагент һәм 587 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. </p> <p> Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 480 юл эшчесе һәм 300 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты. </p> <p> Кар чыгару эшләре түбәндәге шәһәр урамнары участокларында башкарылачак: Адоратский, Дулат Али, Бауман, Васильченко, Мәҗит Гафури, Габишев, Годовиков, Губкин, Тимерьюлчылар, Кремль, Комаров, Копылов, Максимов, Меридиан, Минск, Каюм Насыйри, Петербург, Побежимов, Спорт, Сибгат Хәким, Чистай, Чуйков урамнарында, Ямашев проспектында, Нокса авышлыгыннан, шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йорты янындагы мәйданчыктан, Белинский скверыннан, Ирек мәйданыннан һәм башка участоклардан. </p>