В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәр урамнарына 507 юл хезмәте эшчесе һәм 324 берәмлек махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 6 мең 676 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 483 юл хезмәте эшчесе һәм 591 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 98 катнаш юл машинасы, 69 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 11 кар төягеч, 137 щеткалы трактор, 26 грейдер, 72 фронталь төягеч, 48 "Барсик" минитөягече, 114 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 1171 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 110 тонна реагент һәм 1062 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарында 507 юл хезмәте эшчесе һәм 324 берәмлек махсус техника катнашачак.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 215,5 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.