Бүген көндез урамнарны җыештыруга 457 юл эшчесе һәм 305 махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 4430 тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 574 юл эшчесе һәм 599 махсус техника җәлеп ителгән, шул исәптән 168 катнаш юл машинасы, 15 кар төягеч, 152 трактор щеткасы, 14 грейдер, 78 фронталь төягеч, 50 «Барсик» төягече, 106 үзбушаткыч һәм башка төр техника.
Казан юлларында тәүлек эчендә 1136 тонна бозлавыкка каршы материаллар, шул исәптән 107 тонна реагент һәм 1029 тонна ком-тоз катнашмасы файдаланылды.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 457 юл эшчесе һәм 305 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: 2 нче Тура, 8 Март, Аграр, Бауман, Бирюзовая, Вахитов, Взлетная, Восстание, Габишев, Гагарин, Галиев, Мәҗит Гафури, Губкин, Даурия, Дуслык, Дубравная, Журналистлар, Завойский, Заря, Зорге, Ипподром, Камай, Камалеев, Карбышев, Кирпичников, Комаров, Космонавтлар, Кремль, Курчатов, Латыш Укчылары, Липатов, Ломжа, Мәүлетов, Павлюхин, Парин, Петербург, Пионерлар, Попов, Сахаров, Совет, Фрунзе, Фучик, Клара Цеткин, Чернышевский, Чехов, Шмидт, шулай ук Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактларыннан, Горький шоссесыннан, Нокса авышлыгыннан, Җиңү проспектыннан, Ирек мәйданыннан һәм Беренче май мәйданыннан.