Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2024, 12:54

Бер тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 37 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Бүгенге көндә юлларны чистарту эшенә 754 эшче һәм 548 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән

Фото: Денис Гордийко

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 37 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шуларның 26 мең тоннасы – вакытлыча саклау мәйданчыкларына, тагын 11 мең тоннасы кар эретү пунктларына җибәрелгән. Юлларны җыештыруга 1096 берәмлек техника һәм 777 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Кар бураны нәтиҗәләрен бетерү дәвам итә – бүген көндез урамнарны чистартуга 754 эшче һәм 548 берәмлек махсус техника чыкты.

Исегезгә төшерәбез, гыйнварда Казанда 73,2 мм кар яуды – айлык норманың 159% ы. «Буран»  планы гамәлдә булган чорда – 17-25 гыйнварда – ТР башкаласы территориясеннән 273 мең тонна кар чыгарылды, 7 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материаллар сарыф ителде. Юлларны җыештыруга 1000 нән артык махсус техника берәмлеге һәм 700 дән артык кеше җәлеп ителгән.

Шәһәрне кардан чистарту казанлыларның машиналарны юл буенда яки керү кесәләрендә куюы аркасында катлаулана. Мондый очраклар Дәүләт автоинспекциясе белән бергә эшләнә, ләкин бу территорияләрне чистарту процессын озакка суза.

Кичә Казан Мэры Илсур Метшин Яңа Савин районы территориясендә кар яву нәтиҗәләрен бетерү буенча күчмә штаб үткәрде. Ул төзекләндерү предприятиеләренә атна ахырына җәмәгать транспорты маршрутлары үтә торган юлларны чистартырга кушты.

Барлык яңалыклар

Бер тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 37 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Фото: Денис Гордийко

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 37 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шуларның 26 мең тоннасы – вакытлыча саклау мәйданчыкларына, тагын 11 мең тоннасы кар эретү пунктларына җибәрелгән. Юлларны җыештыруга 1096 берәмлек техника һәм 777 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Тема буенча материаллар:

«ПЖКХ» ИК техникасының эше ишегалларыннан калдыкларны оператив чыгару өчен 10% ка көчәйтелгән