В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәр урамнарына 596 юл хезмәте эшчеләре һәм 350 махсус техника берәмлеге чыгачак.
(Казан шәһәрә KZN.RU, 9-нчы февраль). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 15 мең 203 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 677 юл хезмәте эшчесе һәм 892 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 96 катнаш юл машинасы, 73 "Бошунг, 19 кар төягеч, 136 щеткалы трактор, 37 грейдер, 128 фронталь төягеч, 52 "Барсик", 318 самосвал һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 265 тонна бозлавыкка каршы катнашма сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 596 юл хезмәте эшчесе һәм 350 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 500 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.