В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәр урамнарына 572 юл хезмәте эшчеләре һәм 376 махсус техника берәмлеге чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 14 мең 511 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 378 юл хезмәте эшчесе һәм 713 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 92 катнаш юл машинасы, 66 "Бошунг, 15 кар төягеч, 100 щеткалы трактор, 23 грейдер, 91 фронталь төягеч, 34 "Барсик", 263 самосвал һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 84 тонна бозлавыкка каршы катнашма сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 572 юл хезмәте эшчесе һәм 376 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 547,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.