Урамнарны кардан чистартуга 525 юл эшчесе һәм 633 махсус техника җәлеп ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 11 мең 15 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 525 юл эшчесе һәм 633 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 163 катнаш юл машинасы, 130 трактор щеткасы, 158 үзбушаткыч, 72 фронталь төягеч һәм 51 "Барсик" мини-төягече, 24 грейдер, 16 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 846 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 276 тонна реагент һәм 570 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 468 юл эшчесе һәм 322 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Гадел Кутуй, Айдаров, Батыршин, Бауман, Богатырская, Большая, Ваһапов, Васильченко, Восстание, Восход, Декабристлар, Заречная, Копылов, Короленко, Сул як Болак, Лена, Ломжа, Мәҗит Гафури, Павлов, Петербург, Уң як Болак, Идел буе, Рәхимов, Сахаров, Татарстан, Тихомирнов, Ударная, Фәтхуллин, Сибгат Хәким, Черноморск, Чернышевск, Чуйков, Ямашев, шулай ук Нокса авышлыгы. Карны шулай ук Авиатөзелеш районында Әмирхан, Короленко, Коләхмәтов һәм Чистай урамнары тукталышларыннан чистартачаклар.