В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез урамнарны кардан чистартуга 435 юл эшчесе һәм 245 махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 3310 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 468 юл эшчесе һәм 478 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 152 катнаш юл машинасы, 109 трактор щеткасы, 94 үзбушаткыч, 51 фронталь төягеч һәм 40 "Барсик" мини-төягече, 14 грейдер, 14 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 449 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 94 тонна реагент һәм 355 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 435 юл эшчесе һәм 245 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: 8 Март, Әмирхан пр., Бауман, Белинский, Беломорск, Большая Красная, Ваһапов, Декабристлар, Фатых Кәрим, Лукин, Карл Маркс, Мартын Межлаук, Меридиан, Минск, Нокса авышлыгы, Петербург, Пионер, Повстанческая, Попов, Универсиада пр., Җиңү пр., Сахаров, Сибгат Хәким, Танк, Татарстан, Тихорецк, Тэц, Фәтхуллин, Чапаев, Чкалов, Ютазы, Ямашев пр., шулай ук Зур казан боҗрасыннан.