В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларны кардан чистартырга 1 мең 133 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән
Фото: Денис Гордийко
Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 1,3 мең тонна бозлавыкка каршы материал: 555 тонна реагент һәм 794 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, юлларны кардан чистарту һәм бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү дәвам итә. Бүген көндез урам-юл челтәрен чистартуда 637 берәмлек техника һәм 556 эшче эшли.
Кышкы сезон башыннан Татарстан Республикасы башкаласыннан барлыгы 808,1 мең тонна кар чыгарылган, 49,1 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.
Юлларны һәм тротуарларны җыештыруга кагылышлы кисәтүләрне казанлылар @kznhelpbotТелеграм ботына җибәрә яисә +7(843)222-72-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.