В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарында 695 берәмлек махсус техника эшләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 14 мең 8 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 638 юл хезмәте эшчесе һәм 695 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 98 катнаш юл машинасы, 69 "Бошунг, 18 кар төягеч, 129 щеткалы трактор, 32 грейдер, 86 фронталь төягеч, 48 "Барсик" минитөягече, 202 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 635 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 11 тонна реагент һәм 624 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарында 552 юл хезмәте эшчесе һәм 337 берәмлек махсус техника катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 383,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.