В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларга 181 тонна бозлавыкка каршы катнашма сибелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 2698 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 295 юл хезмәте эшчесе һәм 445 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 97 катнаш юл машинасы, 71 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 7 кар төягеч, 96 щеткалы трактор, 14 грейдер, 55 фронталь төягеч, 30 "Барсик" минитөягече, 64 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 181 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 6 тонна реагент һәм 175 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген, 5 гыйнварда, Казан урамнарында 247 юл хезмәте эшчесе һәм 208 берәмлек махсус техника катнашачак, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.