В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнарны җыештыруда 537 юл эшчесе һәм 579 махсус техника берәмлеге катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Узган Тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 4975 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 537 юл эшчесе һәм 579 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 150 катнаш юл машинасы, 127 трактор щеткасы, 126 үзбушаткыч, 61 фронталь төягеч һәм 62 "Барсик" мини-төягече, 23 грейдер, 21 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 437 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 133 тонна реагент һәм 304 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 467 юл эшчесе һәм 274 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Айдаров, Батыршин, Бауман, Большая Красная, Васильченко, Габишев, Гагарин, Дубравная, Кави Нәҗми, Кәрим Тинчурин, Карл Маркс, Королев, Короленко, Коротченко, Кол Гали (Габишев урамыннан Коләхмәтов урамына кадәр), Ленинград, Мәүлетов, Островский, Павлов, Парин, Петербург, Ямашев пр., Самара, Салмачы, Светлая, Серов, Сибгат Хәким, Симонов, Сыртланова, Толстой, Фучик, Черноморск, Чуйков, шулай ук Ирек мәйданы, “Салават күпере” торак комплексы һәм Себер тракты.