В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда 13 тонна реагент һәм 82 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы февраль). Бер тәүлек эчендә Казан юлларында 13 тонна реагент һәм 82 тонна ком-тоз катнашмасы файдаланылган. Кышкы сезон башыннан подрядчы оешмалар 54 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланган, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Бер тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 10,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Бүген көндез кар Әпсәләмов, Беломорск, Большая Красная, Вишневский, Гагарин, Гәрәев, Даурия, Липатов, Магистраль, Ташаяк, Техника, Фучик, Чехов, Чистай, Маршал Чуйков һәм башка урамнардан чыгарылачак.