В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларны җыештыруда 500 берәмлек техника һәм 604 эшче катнашты.
Фото: Денис Гордийко
Юлларны җыештыруда 604 эшче һәм 500 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән 37 катнаш юл машинасы, 62 трактор щеткасы, 21 грейдер, 183 үзбушаткыч һәм 170 төягеч, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Кышкы сезон башыннан барлыгы 499 мең тонна кар чыгарылган, шуның 331 мең тоннасы – кар эретү пунктларына һәм 168 мең тоннасы – коры чүплекләргә.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.