Көндез юлларны җыештыруга 391 юл эшчесе һәм 308 берәмлек махсус техника чыгачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 391 юл эшчесе һәм 308 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 54 катнаш юл машинасы, 67 трактор щеткасы, 84 үзбушаткыч, 50 фронталь төягече, 28 «Барсик» минитөягече һәм башкалар.
Кар чыгару Сигезенче Март, Айдаров, Әмирхан, Батурин, Батыршин, Бауман, Беломорск, Бигичев, Большая Красная, Бондаренко, Васильченко, Восстание, Гагарин, Губкин, Достоевский, Ершов, Зәкиев, Камчатка, Космонавтлар, Кремль, Кутузов, Лядов, Максимов, Париж Коммунасы, Петербург, Пионер, Попов, Сәлимҗанов, Самара, Столбов, Театр, Сибгат Хәким, Халезов, Челюскин, Чехов, Чишмәле, Чуйков, Җиңү, Ямашев проспектлары, Мамадыш һәм Оренбург трактлары, Ирек мәйданы һәм башка участоклардан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 9,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 636 махсус техника һәм 448 юл эшчесе җәлеп ителгән. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 855,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 233 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башланганнан бирле юл хезмәтләре 76,1 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.