Юлларны җыештыруда 408 берәмлек техника һәм 500 юл эшчесе катнашты.
Фото: Марат Мөгыйнов
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 617 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.
Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.