В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 687 мең тонна кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 3 мең 712 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 332 юл хезмәте эшчесе һәм 413 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 99 катнаш юл машинасы, 66 "Бошунг, 8 кар төягеч, 87 щеткалы трактор, 8 грейдер, 48 фронталь төягеч, 20 "Барсик", 60 самосвал һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 10 тонна бозлавыкка каршы катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 599 юл хезмәте эшчесе һәм 280 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 687 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.