Кыш башыннан бирле 53 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль). Бер тәүлек эчендә Казан юлларында 266 тонна реагент һәм 351 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Кышкы сезон башыннан бирле подрядчы оешмалар тарафыннан 53 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал файдаланылган, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Бүген көндез карны Айдаров, Әмирхан, Адоратский, Баруди, Бирюзовая, Восстание, Гаврилов, Гудованцев, Девятаев, Дементьев, Дубравная, Җимешле, Зорге, Ильич, Ипподром, Ф.Кәрим, Копылов, Красиков, Ленинград, Лена, Лесгафт, Ломжа, Максимов, Мусин, Тэцевская, Ударная, Уртак, Чистай, Челюскин, Чехов, Чуйков, С.Хәким, Шоссе урамнары, Ямашев проспекты һ.б. участоклардан чыгарачаклар.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.