В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19 белән авыруның 48 очрагы Казанда теркәлгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында дүрт балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше бар, 34 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 17 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 28 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
48 кеше - Казанда, 11 кеше - Яр Чаллыда, 6 кеше - Нурлат районында, 4-әр кеше - Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында, өчәр кеше - Азнакай һәм Әлмәт районнарында, икешәр кеше - Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнарында, берәр кеше - Алексеевск, Баулы, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Минзәлә, Тукай һәм Чистай районнарында яши.
18-нче декабрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 11 мең 975 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 445 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 29 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 17-нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 170 кеше коронавирстан вафат булган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 28 мең 552 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 791 мең 220 кеше авырган, 2 млн 228 мең 633 кеше сәламәтләнгән, 49 мең 762 кеше үлгән.