СОVID-19 белән 91 казанлы зарарланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче апрель). Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 авыруының 258 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 91очрак – Казанда. 20 кеше хастаханәгә озатылган. «Коронавирус» диагнозы 18 яшькә кадәрге 17 балада һәм яшүсмердә расланган.
8 нче апрельгә Татарстанда 139 мең 352 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 132 мең 453 сәламәтләнү очрагы теркәлде, шул исәптән 538 очрак – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 506 мең 650 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 1260 кеше), шуларның 1 млн 926 мең 68 е икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 288 мең 845 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 14 мең 311 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 17 млн 969 мең 431 очрак ачыкланган, шулай ук 17 млн 143 мең 630 сәламәтләнү очрагы теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Аларның эш тәртибе һәм адреслары KZN.RU порталында урнаштырылган.