В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда COVID-19 авыруы тагы 98 кешедә расланган.
Фото: Денис Гордийко
15 нче апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 141 мең 123 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 134 мең 979 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 250 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 11 мең 432 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 18 млн 53 мең 359 очрак ачыкланган, 17 млн 340 мең 639 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.