В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы Татарстанда СОVID-19 авыруының 94 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче гыйнвар). Татарстанда СОVID-19 авыруының 94 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 46 очрак – Казанда. 6 очрак – читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 36 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өйләрендә дәвалана.
8-нче гыйнварга Татарстанда СОVID-19 авыруының 43 мең 447 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 36 мең 789 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 29 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 16 мең 568 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы пандемия башыннан илдә 10 млн 634 мең 603 кеше авырган, 9 млн 666 мең 161 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.