В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда барлыгы СОVID-19 белән авыруның 259 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 22-нче ноябрь). Татарстанда COVID-19 бюелән авыруның 259 яңа очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кергән, калганнары элемтә аша. 75 кеше хастаханәгә озатылган, 184 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 138 кеше Казаннан, 22 кеше – Яр Чаллыдан, 20 кеше– Яшел Үзән районыннан, 11 кеше – Чистай районыннан, 8 кеше – Питрәч районыннан, бишәр кеше – Чүпрәле, Түбән Кама, Саба районнарыннан, 4 кеше – Арча районыннан, өчәр кеше – Алексеевск, Буа, Кукмара, Менделеевск, Балык Бистәсе районнарыннан, икешәр кеше – Актаныш, Балтач, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Норлат районнарыннан, берәр очрак – Аксубай, Әлмәт, Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Тәтеш, Лаеш районнарыннан.
22-нче ноябрьгә Татарстанда 36 мең 53 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 29 мең 372 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 493 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 933 мең 897 кеше вакцинацияләнгән (үсеш 18 мең 540), шуларның 1 млн 427 мең 859-ы икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 35 мең 681 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 9 млн 366 мең 839 кеше авырган, 8 млн 53 мең 643 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясарга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.