Татарстанда COVID-19 белән авыруның 35 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Татарстанда 35 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кайтучыларда, 32-се контактлы. 17 кеше хастаханәгә озатылган, 18-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 8 Казан кешесе, 15 кеше – Яр Чаллыдан, 2шәр кеше – Әлмәт, Лаеш һәм Спас районнарыннан, берәр кеше – Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарыннан.
17-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 999 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 141 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 53 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 197 мең 765 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 4850 кеше), шуларның 114 мең 425-е икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә коронавирус белән авыруның 9 мең 321 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 693 мең 469 кеше авырый, 4 млн 319 мең 389 кеше сәламәтләнгән, 105 мең 193 кеше үлгән.