В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 34 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Татарстанда СОVID-19 авыруының 34 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кайтарылган, 32-се контактлы. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 15 кеше Казаннан, дүртәр кеше – Яр Чаллы һәм Түбән Кама районнарыннан, 3 кеше – Питрәч районыннан, икешәр кеше – Әлмәт, Бөгелмә, Лаеш районнарыннан, берәр кеше – Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарыннан.
13-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 868 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 16 мең 973 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 42 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 178 мең 416 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 3823 кеше), шуларның 105 мең 547-се икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8173 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 657 мең 883 кеше авырый, 4 млн 281 мең 776 кеше сәламәтләнгән, 103 мең 601 кеше үлгән.