В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда коронавирус инфекциясе 398 балада һәм яшүсмердә расланган.
Фото: Марат Мөгыйнов
24 нче февральгә Татарстанда COVID-19 авыруының 106 мең 67 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 70 мең 439 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 758 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 459 мең 503 кеше вакцинация ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 1832 кеше), шулардан 1 млн 925 мең 600 кеше икенче прививка алган. 241 мең 69 татарстанлы вакцинацияне кабат ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 132 мең 998 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 15 млн 928 мең 568 очрак ачыкланган, 12 млн 972 мең 661 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.