В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда СОVID-19 белән 94 бала авырып киткән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). Татарстанда 848 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шул исәптән 453 очрак – Казанда. 72 кеше хастаханәгә озатылган, 776 кеше өйләрендә дәвалана. Диагноз 94 балада расланган.
2 нче февральгә Татарстанда 50 мең 490 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 39 мең 465 кеше савыккан, шул исәптән 117 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада 2 млн 402 мең 291 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 4 мең 2 кеше), шулардан 1 млн 890 мең 263 е икенче прививка ясаткан. Кабат вакцинацияне 193 мең 416 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 141 мең 883 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 12 млн 128 мең 796 очрак ачыкланган, 10 млн 337 мең 8 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.