В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуларның 22-се Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше, 14 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге, 6 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 9 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.
Авыручылырның 22-се Казанда яши, 4 кеше – Яр Чаллыда, 2 кеше – Балык Бистәсе районында, берәр кеше – Азнакай, Әлмәт, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зеленодольск, Кама Тамагы, Нурлат, Питрәч һәм Саба районнарында.
16-нчы октябрьгә Татарстанда СОVID-19 йоктырган 7731 очрак теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 6652 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 73 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 15 мең 150 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 369 мең 313 кеше авырган, 1 млн 56 мең 582 кеше сәламәтләнгән, 23 мең 723 кеше үлгән.