В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуларның 22-се Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Татарстанда тәүлеккә COVID-19 белән авыруның 28 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге бер кеше бар, 12 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 3 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 10 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, бер кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, бер кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыруларның 22-се Казанда, 4 кеше – Яшел Үзән районында, берәр кеше – Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында яши.
7-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 7417 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 6318 кеше савыкты, шул исәптән 20 кеше – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 11 мең 115 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 248 мең 619 кеше авырган, 995 мең 275 кеше сәламәтләнгән, 21 мең 865 кеше үлгән.